news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Тукайның туган көненә багышланган тантаналы чара узды

Мәскәүдә Тукайның туган көненә багышланган тантаналы чара узды
Фото: avtonomiya.tatar

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Бу көнне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләре, башкаланың татар җәмәгатьчелеге активистлары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанадан соң татар мәдәни үзәге тарихи бинасының зур залында үзәкнең иҗат коллективлары һәм артистлар Тукай шигырьләренә музыкаль әсәрләр башкарды. Концертта шулай ук татар теле курсларына йөрүче укучылар да катнашты.

Чара залдагылар белән бергә татар халкының рәсми булмаган гимнын — шагыйрьнең «Туган тел» җырын башкарып тәмамланды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100