news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Тукайга багышланган чаралар, татар милли остаханәләре һәм концертлар узачак

Мәскәүдә Тукайга багышланган чаралар, татар милли остаханәләре һәм концертлар узачак
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе

20-22 августта башкалада Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Фестиваль кысаларында кызыклы программа әзерләнгән. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итте.

  • 20 август: Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар 15:00 сәгатьтә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китәчәк;
  • 15:30 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе ачыла;
  • 21 август: 18:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә милли бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс узачак;
  • 19:00 сәгатьтә «Тукай архивы» нәфис фильмы (А.Солженицын исемендәге рус чит илләр йорты) күрсәтеләчәк;
  • 20:30 сәгатьтә А.Солженицын исемендәге рус чит илләр йортында «Нарисованные снегом» документаль фильмын карарга мөмкин;
  • 22 август: «Россиянең ислам мирасы: халыклар һәм традицияләр» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Мәскәү Җәмигъ мәчетендә (4нче кат) 23-27 август көннәрендә 10:0018:00 сәгатьләрдә эшләячәк;
  • Халыкара Музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында тантаналы кичә узачак;
  • Концерт залы фойесында Россиянең атказанган рәссамы Ильяс Айдаров картиналары күргәзмәсе, Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китаплар, милли бизәнү әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстан мәдәнияте көннәрен Татарстан Республикасы тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot