news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестивале гала-концерты узачак

Мәскәүдә Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестивале гала-концерты узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

26 апрельдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» Мәскәү балалар иҗат фестивале лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы һәм гала-концерты узачак. Чара Россия Федерациясендә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

«Энҗе бөртекләре» фестивале 1998 елдан бирле ике елга бер тапкыр апрельдә оештырыла. Ул яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли мәдәниятне таныту, Мәскәү шәһәрендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максаты белән үткәрелә.

Фото: Мәскәү татарлары конгрессы

news_right_1
news_right_2
news_bot