news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Тукай иле» IV иҗади конкурсы җиңүчеләре концерт тәкъдим итәчәк

25 апрельдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә легендар шагыйрь Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан «Тукай иле» IV иҗади конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы һәм концерт узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Конкурсның максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, аның иҗатына карата кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру.

Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә уздырыла.

Концертта шулай ук Мәскәү Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары һәм артистлары да катнашачак.

Фото: Мәскәү татарлары автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot