Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк
Мәскәүдә узачак Татарстан мәдәнияте көннәре фестивале кысаларында «Тукай һәм музыка» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
Шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган экспозиция музыканың Габдулла Тукай иҗатына ничек тәэсир итүен һәм аның шигырьләре соңрак музыкантларны ничек илһамландырганын күрсәтә.
Күргәзмә белән 20 августта 15:30 сәгатьтән башкаланың Татар мәдәнияте үзәге холлында һәм 21 августта 18:00 сәгатьтән А.Солженицын исемендәге рус чит илләр йортындагы кино-концерт залы холлында танышырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз