news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Тукай архивы» фильмының премьерасы була

21 августта 19:00 сәгатьтә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында А.Солженицын исемендәге рус чит илләр йортының киноконцерт залында «Тукай архивы» фильмының премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Фильм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан төшерелгән. Бу — режиссер Ренат Хәбибуллинның беренче тулы метражлы фильмы. Катнашучыларга гадәти биографик тасвирлау гына түгел, ә бөтенләй яңача формат тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot