news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Түбән Новгород татарлары турында китап тәкъдим ителәчәк

19 августта Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Этнографические записки о Нижегородских татарах: портрет глазами современников» китабы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Басма Түбән Новгород татарларының тормышы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында тарихи һәм этнографик мәгълүматларны берләштерә. Ул халкыбыз тарихына яңача карау һәм Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары турындагы кыйммәтле материаллар белән танышу мөмкинлеге бирә.

Чара 19:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Катнашу өчен туган якны өйрәнүчеләр, тикшеренүчеләр, тарих сөючеләр һәм Түбән Новгород татарларының мирасы белән кызыксынучылар чакырыла.

Презентациядә китапны сатып алырга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot