news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Түбән Новгород татарлары турында этнографик мәгълүматлар җыентыгы тәкъдим ителде

Мәскәүдә Түбән Новгород татарлары турында этнографик мәгълүматлар җыентыгы тәкъдим ителде
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Түбән Новгород татарлары турында этнографик язмалар: замандашлар күзлегеннән портрет» китабының презентациясе узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итте.

Презентациядә бу тема белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Түбән Новгород татарлары генеалогиясе» төркеменең администраторларының берсе Руслан Әхмәтдинов чыгыш ясаган. Җыентыкта сәяхәтчеләр, этнографлар, чиновниклар, журналистлар, руханилар тарафыннан сөйләнгән, Түбән Новгород төбәге татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын, көнкүреш үзенчәлекләрен тасвирлаган 7 этнографик хикәя тупланган.

Әлеге җыентык кысаларында беренче тапкыр легендар «Сафаҗәй дәфтәрләре» текстлары басылып чыккан. Бу темага дәфтәрләрнең текстларын мөхәррирләгән тарихчы Дамир Хәйретдинов чыгыш ясаган.

Презентациягә төрле татар авылларыннан үз төбәгенең тарихы белән кызыксынган кешеләр җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot