news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Транснефть» вице-президенты Андрей Бадалов һәлак булган

Мәскәүдә «Транснефть» вице-президенты Андрей Бадалов һәлак булган, аның мәетен йорт тәрәзәләре каршында тапканнар, дип хәбәр итә ТАСС хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән.

«Бадаловның гәүдәсен Рублевск шоссесындагы йорт тәрәзәләре каршында тапканнар. Үлемнең беренчел сәбәбе – үз-үзенә кул салу», - ди агентлык әңгәмәдәше.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Бадалов «Транснефть» вице-президенты вазифасын 2021 елдан алып биләгән, дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot