Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә традицион Татарстан мәдәнияте көннәре узачак
15-21 август көннәрендә Мәскәүдә традицион ТР Мәдәнияте көннәре узачак. Чара күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әниләр һәм бәбиләр» фильм-премьерасын күрсәтүдән башлана. Кунакларны Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге коллективлары һәм артистлары каршы алачак, дип хәбәр итте Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте.
Кино күрсәтүләр 16 августтан 19 августка кадәр дәвам итәчәк. «Әниләр һәм бәбиләр» фильмыннан тыш, тамашачылар «Кырык дүртнең май аенда», «Телсез күке», «823» нче километр, «Ибн Фадлан» нәфис фильмнарын күрсәтәчәкләр. Киносеансларга керү теркәлү буенча булачак.
19 августта 19.00 сәгатьтә Милли ашлар көне була. Шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Татар кухнясы серләре» дигән иммерсив спектакль күрсәтәчәкләр. Анда татар ризыкларын авыз итеп карарга да мөмкин булачак. Керү теркәлү буенча мөмкин.
20 августта 15.30да Татар китабы көне Татарстан китап нәшриятында һәм «Татмедиа»АҖендә басылган китап авторлары белән очрашу форматында узачак.
Шул ук көнне 18.30 да Новокузнецкая урамындагы скверда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы, ә 19.00 дә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль–шигъри кичә (Кече Татар тыкрыгы, 8, концерт залы) узачак.
21 августта Халыкара музыка йортында ТР сәнгать осталары катнашында тантаналы кичә була. Кичәгә чакыру билетлары буенча керергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз