news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россиянең 17 Герое белән очрашу узды

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россиянең 17 Герое белән очрашу узды
Фото: Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан Геройлары көненә багышланган очрашу узды. Анда Россия Федерациясенең 17 Герое катнашты, дип хәбәр итә Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Кичәгә коры җир гаскәрләре баш штабы башлыгы генерал-полковник Александр Лапин, Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясенең беренче Герое, очучы-космонавт Сергей Крикалев, Россия Хәрби-Диңгез Флоты вице-адмирал Сергей Кузьмин, атказанган очучы-сынаучы Марат Алыков, Ильяс Дауди, полковник Рафик Ихсанов, генерал-майор Вадим Макаров, очучы-сынаучы Венер Мөхәммәтгәрәев, генерал-майор Сергей Тулин, полковник Игорь Уразаев килде.

Катнашучылар арасында махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен «Алтын Йолдыз» медале белән бергә яңа исем алган җиде каһарман да бар. Хәзер хәрбиләр Россия Кораллы көчләренең Фрунзе исемендәге Гомуми гаскәр академиясе тыңлаучылары булып тора. Алар — Казан югары танк команда училищесын тәмамлаучылар Виталий Антонов, Степан Белов, Раил Габдрахманов, Иван Додосов, Әнвәр Нәбиев, Артур Орлов. Очрашуда шулай ук Төмән өлкәсеннән Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин катнашты.

«Сезнең һәрберегезгә рәхмәтемне белдерәсем килә. Бездә шундый кыю яшьләр булуы белән горурланабыз», — дип мөрәҗәгать итте Россиядә Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм катнашучыларга яшь каһарманнарның һәрберсе турында сөйләде.

Очрашу вакытында катнашучылар быел һәлак булган Офицерлар клубы әгъзалары: Россия Федерациясе Герое Леонид Попов һәм Советлар Союзы Герое генерал-майор Александр Солуяновны бер минут тынлык белән искә алды.

Аннары Россия Герое Александр Лапин Россия хәрбиләренә ярдәме өчен тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшинны «Батыр» үзәге» төркеме күкрәк билгесе белән бүләкләде, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка һәм меценат Рафаэль Фәизовка коры җир гаскәрләре баш командующиеның рәхмәт сүзләрен тапшырды.

Чарада шулай ук Саклану министрлыгы вәкилләре, ике тапкыр Олимпия чемпионы, Россия Кораллы Көчләре полковнигы Светлана Ишморатова, Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе башлыгы Владимир Крюков һәм башкалар катнашты.

Чара ахырында Россия Хәрби-Диңгез флоты адмиралы Виктор Кравченкога «ТАССРның 100 еллыгы» медале, ә геройларга Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге заказы белән эшләнгән «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгы» истәлекле медальләре тапшырылды.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100