news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге талантлы яшьләрне кабул итте

Мәскәү югары уку йортлары студентлары һәм аларны тәмамлаучылар Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды.

Алар барысы да Татарстан Республикасыннан. Яшьләр белән Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин очрашты. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.

«Очрашуның төп катнашучылары – төрле олимпиада призерлары, Россия Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең исемле стипендия һәм грант ияләре. Шулай ук Россия һәм Европа чемпионнары, төрле беренчелекләрдә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр. Алар университетта фәнни хезмәтләр саны белән аерылып торучылар», – дип сөйләде Эмиль Фәйзуллин.

Мәсәлән, Дмитрий Ветчинникның алты югары белеме бар. Горький исемендәге Әдәбият институты студенты Рамазан Рәхимҗанов пауэрлифтинг буенча күп тапкыр дөнья чемпионы, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан (МГИМО) Дамир Шәймәрданов «Умницы и умники» Бөтенроссия телевизион гуманитар олимпиадасы җиңүчесе, «Мәскәү дәүләт төзелеш университеты»ннан (МСГСУ) Илһам Бариев армрестлинг буенча спорт мастеры.

Эмиль Фәйзуллин яшьләргә Тулы вәкаләтле вәкиллек, Вәкиллек каршында оештырылган Яшьләр советы эшчәнлеге турында сөйләде, 8 апрельдә Мәскәүдә узачак «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумына чакырды.

Яшьләр чакыруны кабул итте, Тулы вәкаләтле вәкиллекнең проектларында һәм чараларында волонтерлар сыйфатында катнашырга теләк белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100