news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстанның Мисыр белән хезмәттәшлеген киңәйтү турында сөйләштеләр

Мәскәүдә Татарстанның Мисыр белән хезмәттәшлеген киңәйтү турында сөйләштеләр
Фото: t.me/PolpredstvoRT

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан вице-премьеры – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мисырның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хәмди Шаабан белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм хезмәттәшлекне киңәйтү буенча уртак адымнар турында фикер алышты. Равил Әхмәтшин Мисыр – Татарстанның күптәнге һәм мөһим партнеры, дип ассызыклады. Ул илчене төбәк белән якыннан танышу өчен республикага килергә чакырды.

Хәмди Шаабан Мисырның Татарстан белән элемтәләрне ныгыту белән кызыксынуын билгеләп үтте. Ул шулай ук хезмәттәшлекне активлаштыруга өмет белдерде. «Тагын да тыгызрак эшли башларбыз, дип ышанам», – дип белдерде ул.

Сөйләшүләр барышында элемтәләрнең төп юнәлешләре билгеләнде. Алар арасында машина төзелеше һәм нефть химиясе, автомобиль төзелеше (шул исәптән «Камаз» белән хезмәттәшлек), авыл хуҗалыгын үстерү, шулай ук фән, мәдәният, туризм һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итү бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot