news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстандагы ЮНЕСКО объектлары турында лекцияләр циклы тәмамланды

Мәскәүдә Татарстандагы ЮНЕСКО объектлары турында лекцияләр циклы тәмамланды
Фото: © Сөмбел Таишева

Мәскәүдә Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына багышланган циклның йомгаклау лекцияләре узды. Очрашуларның берсен Казан Кремле тарихына, Казанның археологик табылдыкларына һәм килеп чыгышына багышладылар.

ЛекциянеА.Тыртышниковның арт-кластерында Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе академигы Айрат Ситдыйков үткәрде.

Ул Казан Кремленең күпьеллык тикшеренүләре турында сөйләде, аларның нәтиҗәләре объектны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен документлар нигезенә салынды. Аерым алганда, галим Кремльнең архитектура үзенчәлекләренә, аның хәзерге кыяфәтен формалаштыруга һәм сакланып калган тарихи корылмаларга тукталды.

Казанның яшенә аерым игътибар бирелде. Ситдыйков сүзләренчә, Кремль территориясендәге беренче торак пунктлар XII гасырга карый. Радиоуглерод анализы һәм мәдәни катламны өйрәнү шәһәрнең монголларга кадәр килеп чыгуын дәлилли.

Очрашу барышында Сөембикә манарасының авышу сәбәпләре, хан корылмаларының зурлыгы, Благовещение соборының тарихы һәм Кол Шәриф мәчетенең беренчел урнашуы турында фикер алыштылар.

Лекор шулай ук Петр I нең Казан Кремлен үзгәртеп кору турындагы Указы һәм аның архитектур йөзен формалаштыруда Псков һәм Италия осталарының катнашуы турында искә төшерде.

Лекцияләр 1946 елның 4 ноябрендә 20 дәүләт тарафыннан ратификацияләнгән ЮНЕСКО Уставының үз көченә керүенә 80 ел тулуга багышланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot