news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк

21-23 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында башкала кинотеатрларында Татарстанда төшерелгән сигез фильм һәм ике мульфильм күрсәтеләчәк. Алар арасында яңа фильмнар, шулай ук танылганнары да булачак.

Кинога керү бушлай, бары тик алдан теркәлергә кирәк. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Үзәк кинематогрфистлар йортында 21 августта 16.00 сәгатьтә ачыла.

Республика кинематографистларыннан «Татаркино» директоры һәм фильмнар продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов, Илшат Рәхимбай һәм Сергей Киатров килә.

Шулай итеп бу көннәрдә Айназ Мөхәммәтҗановның «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы, 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен «Инсаф» фильмы, Рабит Батулланың «Әни, гафу ит» пьеса буенча төшерелгән фильм, «Әпипә», «Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Без - 41нче ел балалары», «Сөмбел» драмасы, Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сагынырсың – мин булмам», «Хәлимә, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Мулла» фильмы һәм «Исәнмесез?» фильмы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан тарихында беренче психологик этно-триллер «Микулай»ны төшерүчеләр белән иҗади очрашу була. Картинаны режиссер Илшат Рәхимбай тәкъдим итә.

Шулай ук «Татармультфильм» «Ревизские сказки» һәм «Кындыкан» мультфильмнарын тәкъдим итәчәк. Алар Якутия мультипликаторлары белән бергә эшләнгән. Тамашачыларга алар турында режиссер Сергей Киатров сөйләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100