
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Яшьләр советы җыелды. Очрашу 25 гыйнварда Россия студентлары көне кысаларында узды.
Вәкиллек җитәкчелеге чакыруы буенча Мәскәүнең 19 югары уку йортында оештырылган Татарстанның якташлар җәмгыятьләре рәисләре һәм вәкилләре килде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллин яшьләр белән очрашты һәм аларны бәйрәм белән котлады. Очрашуда шулай ук сектор мөдире Наилә Акмаева да катнашты.
Студентларга Татарстанда узган елга багышланган ролик күрсәттеләр, Вәкиллекнең зур чаралары турында сөйләделәр. Студентлар үз югары уку йортларында планлаштырылган очрашулар турында мәгълүмат белән уртаклашты.