news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә Яшьләр советы әгъзалары белән очрашу булды

Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә Яшьләр советы әгъзалары белән очрашу булды
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Яшьләр советы активистлары белән очрашу узды. Сөйләшү вакытында студентлар клублары җитәкчеләре үз проектлары турында сөйләде һәм тәҗрибә уртаклашты. Бу хакта Вәкиллекнең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумында актив катнашуларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук студентларга сессияләрендә уңышлар теләде.

Яшьләр советы рәисе Айдар Гайнетдинов 25 майда «Чикләвек» интеллектуаль уены булырга тиешлеге турында сөйләде. Унынчы уен мәгърифәтчеләргә багышлана. Командалар җыю турында игълан ителгән инде.

Билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә Россия башкаласының әйдәп баручы югары уку йортлары каршында 21 клуб эшли. Татарстан Мәскәүнең 11 югары уку йорты белән хезмәттәшлек итәргә килешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100