Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге карамагында Профессиональ композиторлар ассоциациясе оешты

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагында эшләүче Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубында Профессиональ композиторлар ассоциациясе оештырылды. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый тәкъдимне Россия Композиторлар союзы идарәсе рәисе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин җиткергән булган.
Моннан тыш, Кәлимуллин тәкъдиме белән тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин башкалада яшәүче Татарстан белән бәйле композиторлар белән очрашты. Очрашуга Зөлфия Раупова, Миләүшә Хәйруллина, Ренат Кармаков һәм Руслан Моратов килде.

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
«Мәскәүдә Татарстаннан килүчеләр, башка төбәкләрдән килгән күп кенә талантлы татар композиторлары эшли. Без, берләшеп, уртак эш эшләргә тиеш. Башкаларга безнең мәдәниятебезне күрсәтергә. Бу бик мөһим», – дип белдерде Россия Композиторлар союзы идарәсе рәисе һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе.
Әхмәтшин композиторларга иҗатлары өчен рәхмәт белдерде һәм көз көне бергәләп Фуат Мансуров истәлегенә концерт оештырырга тәкъдим итте. Әңгәмәдә катнашучылар шулай ук башка чараларны үткәрү мөмкинлеге, аларның форматы һәм тематикасы турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз