news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстан Рәссамнар берлегенең 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Мәскәүдә Татарстан Рәссамнар берлегенең 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Фото: «Питер татарлары» порталы

Мәскәү үзәгендә, Россия Рәссамнар берлеге галереясендә, Татарстан Рәссамнар берлегенең 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Бу хакта «Питер татарлары» порталында хәбәр ителә.

Экспозициядә 100гә якын рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәре тәкъдим ителгән. Экспозициядә танылган осталарның да, яшь рәссамнарның да эшләре урын алган. Күргәзмә Татарстанның заманча сәнгатенең югары дәрәҗәсен һәм мәдәни әһәмиятен искәртә.

«Минемчә, күргәзмә бик уңышлы килеп чыкты – ул Казанда һәм гомумән Татарстанда рәсем сәнгатенең ничек үсүен ачык күрсәтә. Экспозициядә Мәскәү һәм Санкт-Петербург сәнгать югары уку йортларын тәмамлаган яшь иҗатчыларның эшләре, шулай ук Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаучыларның хезмәтләре тәкъдим ителгән», – дип бәяләде экспозицияне Татарстанның танылган рәссамы Ринат Әхмәтов.

Күргәзмә Татарстанның мәдәни мирасын һәм хәзерге заман иҗади потенциалын пропагандалауга юнәлтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot