Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Татарстан Рәисен сайлау өчен экстерриториаль участок ачылачак
Татарстан Рәисен сайлау вакытында Мәскәүдә экстерриториаль сайлау участогы ачылачак. Мондый карар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында кабул ителде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында хәбәр итә.
Участок Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында (Мәскәү шәһәре, 3-й Котельнический переулок, 13/15 йорт, 1 бина) урнашачак.
Экстерриториаль сайлау участогында «Мобиль сайлаучы» сервисы ярдәмендә Татарстан территориясендә даими нигездә теркәлгән гражданнар тавыш бирә алачак.
«Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча гаризаны Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша, Күпфункцияле үзәк офисларында (30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр), территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә (3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр) бирергә мөмкин.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты сайланачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Рәисе вазифасына кандидатурасын тәкъдим итү турында документларын Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ) һәм Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз