Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Татарстан Милли музее коллекциясе тупланмасыннан каталог тәкъдим ителде
6 июньдә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» дип аталган IX китап фестивалендә «Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасында ислам мәдәнияте һәйкәлләре» каталогы тәкъдим ителде. Республиканың мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Уникаль басмада А.Ф.Лихачев, Л.О.Сиклер, Казандагы Көнчыгыш халыклары музее коллекцияләре күрсәтелгән.
12 гасырдан артык вакытны үз эченә алган каталог бу өлештә тәкъдим ителгән артефактлар җыентыгының географик төрлелеген (Урта Азия, Кавказ, Кырым, Идел буе, якын һәм Урта Көнчыгыш илләре) чагылдыра. 300 һәйкәлнең яртысыннан артыгы беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә.
Басма тарихчылар, сәнгать белгечләре, музей белгечләре өчен, ул Көнчыгыш мәдәнияте белән мавыгучы һәркемгә кызыклы булачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз