news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

15 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре «Әниләр һәм бәбиләр» фильм-премьерасы белән ачыла. Ул күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Туфан Миңнуллинның 90 елллыгына багышланган. Бу хакта Мәскәү татарлары мохтарияте хәбәр итә.

Кинолар 16 августтан 19 августка кадәр дәвам итә. Фильмнар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

19 августта 19.00 сәгатьтә Милли ашлар көне була.

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Татар ашлары сере» иммерсив спектакле күрсәтелә, анда татар халык ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Спектакльне шеф-повар, өйдә татар ашлары пешерү буенча курс булдыручы Ринат Галиәкбәров тәкъдим итә.

20 августта узачак:

15.30 сәгатьтә язучылар һәм китап яңалыклары авторлары очрашуы форматында Татар китабы көне;

18.30 сәгатьтә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы;

19.00 сәгатьтә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә.

21 августта Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында тантаналы кичә була.

Татарстан мәдәнияте көннәрен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Чара «Татаркино» һәм Мәскәү татарлары мохтарияте катнашында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot