news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак

2022 елның 16 ноябрендә (чәршәмбе) «Измайлово» концертлар залында Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт программасын тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Танылган коллективка 85 яшь тула, ул 1937 елда оешкан. Татар халык биюләре, әкиятләре һәм риваятьләре, йолалары һәм гореф-гадәтләре нигезендә ансамбль югары сәнгатьле вокаль-хореографик композицияләр куя.

Мәскәүдә концерт Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак.

Программада җанлы татар көйләре һәм җырлары яңгыраячак. Алар арасында «Сибелә чәчәк», «Фазыл чишмәсе» , «Ак чәчәкләр» һ.б. бар.

Татар биюләре халыкның бөтен асылын күрсәтә. Егетләр «Юллык», «Джигитовка» кебек номерларда җитезлек һәм тизлекне, ә кызлар «Канатлы яшьлек» һәм «Яз»композицияләрендә нәзакәтлелек, тыйнаклык һәм назлылык күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100