news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне киңәйтү хакында фикер алыштылар

Мәскәүдә Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне киңәйтү хакында фикер алыштылар
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге рәисе Виталий Манкевич белән очрашты. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар республика белән Кытай Халык Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары хакында фикер алышты. Кунак Россия-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге белән Кытай компанияләре арасында станоклар төзү, авыл хуҗалыгы һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә урнашкан яхшы мөнәсәбәтләрне билгеләп үтте.

Россия-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге 13-15 ноябрьдә Казанда узачак «РОСТКИ» II Халыкара форумында катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100