Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Татарский мир – Татар дөньясы» газетасының 25 еллыгын билгеләп үткәннәр
Мәскәүдә нәшер ителүче «Татарский мир – Татар дөньясы» исемле федераль газетаның нигезләнүенә бу көннәрдә 25 ел тулды. Газетаның чирек гасырлык юбилее Мәскәү Җәмигъ мәчетенең тантаналар залында күренекле шәхесләр катнашында узды.
«Котлаучылар һәм чыгыш ясаучылар, шул исәптән Россия Президенты администрациясенең җаваплы хезмәткәре Алмаз Фәйзуллин, Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе рәисе урынбасары Рифат Сабитов, РФ Төзелеш министрлыгының җаваплы хезмәткәре Илдус Салихов, Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам Зарипов, РФ Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, академиклар Роберт Нигъмәтуллин, Әминә Володарская, танылган рәссам Ильяс Айдаров, шулай ук Татарстан, Кырым, Башкортстан, Дагыстан республикалары вәкилләре, Санкт-Петербург, Пенза, Рязань, Төмән, Касыйм шәһәрләреннән килгән кунаклар бу газетаның күпмилләтле уртак Ватаныбыз тарихын, татарларның үткән юлын һәм милләтара проблемаларны яктыртудагы тарихи эшчәнлеген югары бәяләде», – диде «Татар-информ»га газетаның баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев.

Чыгыш ясаучылар бертавыштан газетаның актуальлеген, тирән эчтәлеген билгеләгән, озак еллар буе редакция шурасын җитәкләгән Ренат Акчурин истәлегенә, 21 ел дәвамында газетаның баш мөхәррире вазифасын башкарган Ринат Мөхәммәдиевка һәм редакция коллективына рәхмәт белдергән.

«Илебезнең һәм дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләтәшләребез яратып укый торган һәм аларны берләштерүче бу газетаны, Президент администрациясе хуплавы белән, илебез башкаласында яшәүче бер төркем зыялы татарлар оештырган иде. Алар арасында Рәсим һәм Ренат Акчуриннар, Фикрәт Табиев, Ринат Смаков, Фәрит Сәйфелмөлеков, Роберт Нигъмәтуллин, Гайнан Сәетхуҗин һәм Шамил Тарпищев кебек күренекле шәхесләр торуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли», – диде газетаның баш мөхәррире.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз