news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар яшьләрен «Җыелдык» дигән татарча пикникка чакыралар

Оештыручы Адилә Сәлахетдинов сүзләренчә, пикникта ризыклар барысы да хәләл булачак, алкоголь эчемлекләре алып килү тыелган.

Мәскәүдә татар яшьләрен «Җыелдык» дигән татарча пикникка чакыралар
Адилә Сәлахетдинованың шәхси архивы

Мәскәүдә яшәүче татар активисты Адилә Сәлахетдинов «Җыелдык» дип аталучы татарча пикник оештыра. 

Мәскәү татар яшьләре 13 август көнне Измайловский паркында милли рухта узачак пикникта катнаша ала. Адилә Сәлахетдинова сүзләренчә, бу вакытны бергә күңелле итеп үткәрү һәм яңа танышлар табу өчен кирәк.

«Бу пикник – татарларның бергә җыелуы. Вакытны бергә, күңелле үткәрәсе, яңа танышлар табасы килә. Пикник татар рухында булачак. Бөтен кеше кечкенәдән үк белгән җырларны җырлап, ашап, ял итәчәкбез. Ризыклар барысы да хәләл булачак. Алкоголь куллану тыелган. Актив уеннар, танышу өчен интерактивлар да уздырачакбыз», – дип таныштырды ул.

Адилә Сәлахетдинов урыннарның чикле булуын да билгеләп үтте. 

«Катнашырга теләүчеләр әкренләп җыелалар. Язылучылар үзләре дә миңа булышырга теләк белдерә. Мин бу пикникны беренче тапкыр уздырам. Шуңа күрә мин ниндидер массакүләм җыелыш уздырырга теләмәдем. Чөнки ул зур җаваплылык та. Минимум унбиш, максимум егерме биш кеше җыелырбыз дип уйлыйм», – диде ул.

«Җыелдык» татарча пикнигы Мәскәүнең Измайловский паркында 13 август көнне 10:00 сәгатьтә башлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100