news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар яшьләре «KeLKe кичәсе» уздырды

Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә яшьләр өчен «KeLKe кичәсе» булды. Аны Мәскәү татарлары автономиясе һәм «KeLKе» татар җәмгыяте оештырды, дип хәбәр ителә Мәскәү татарлары автономиясе сайтында.

Чарага килүчеләр алдында Мәскәү татарлары автономиясе башлыгының яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Илдар Зыятдинов чыгыш ясады.

Кичә кунаклары «Көйне таны» уенын уйнадылар, ә артистлар Динар Шәкуров, Алсу Хәсәнова, Айдар Минаев, Илнур Абдуллин, Марсель MMUST Мостаев, Дамир Мөхетдинов кичә атмосферасына татар рухын өстәделәр. Моннан тыш, кичәдә катнашучылар арасында рәссам Лилия Сафинаның картиналары аукционы узды.

Викторинада «Ялкын» командасы җиңде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәнең барлык катнашучылары киләсе эш атнасы алдыннан яхшы кәеф алып таралдылар, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100