news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар халык биюләре мастер-классы узды

Мәскәүдә татар халык биюләре мастер-классы узды
Фото: avtonomiya.tatar

Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә татар халык биюләре мастер-классы узды. Аны «Ильдан» ансамбле сәнгать җитәкчесе Рәдиф Яваев алып бара. Ул Мәскәү татарлары мохтариятенең Яшьләр хәрәкәте, «Яшьләр» татар оешмасы һәм Камилла Вашаеваның актив катнашында оештырылган. Бу турыда «Мәскәү татарлары мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда милли хореография алымнарын үзләштерергә теләгән кызлар һәм егетләр килгән.

Рәдиф Яваев сүзләренчә, бу чара яшьләрдә милли сәнгатькә һәм аны өйрәнергә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Бу юлы да «Ильдан» ансамбле артистлары остаханәдә катнашучыларга төп бию хәрәкәтләрен күрсәтте. Алар барысы да уңай хис-кичерешләр алды һәм милли мәдәният буенча белемнәрен киңәйтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot