Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә татар телен өйрәнүгә кызыксыну 20 процентка арткан
Быел Россиядә татар телен өйрәтүче репетиторларга ихтыяҗ артты, дип сөйләде «Профи» сервисы экспертлары. Бу турыда белгечләр «Миллиард.Татар» проектына белдерде. Статистиканы эшләгәндә, россиялеләрнең 2022 елның 1 гыйнварыннан 19 октябренә кадәр булган вакыт аралыгында татар теле укытучылары хезмәтенә бәйле эзләүләре өйрәнелгән.
Узган елның шул ук чоры мәгълүматлары белән чагыштырганда, тел белән кызыксыну бөтен ил буенча 21 процентка арткан. Шул ук вакытта Казанда динамика үзгәреше зур түгел — үсеш нибары 7 процент тәшкил иткән, ә менә Мәскәүдә заказлар саны 19 процентка арткан.
Искәртеп узабыз, элегрәк экспертлар казанлыларның төрек телен өйрәнү белән кызыксынуы 100 процентка артуын белдергән иде. Бу турыда тулырак «Миллиард татар» сайтында укырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз