news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар теле дәресләренә йөрүчеләр «Төрки дөнья» темасына презентация ясады

Төрле яшьтәге кешеләр Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгенә татар теле курсларына йөри. Татар теле дәресләреннән тыш, алар тел тематикасына төрле чараларда катнаша, проектлар яклый, татарлар һәм башка төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Әлеге дәрес «Төрки дөнья» темасына багышланган иде. Укучылар кызыклы презентацияләр әзерләде һәм аларны туган телдә яклады.

Алар төрле төрки халыклар, төркиләрнең тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләде, башка төрки халыклар һәм татар сүзләренә чагыштырма анализ ясады. Татар теле курсларын Мәскәү шәһәре татарлары автономиясе оештырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100