Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Газиз Айдарскийны искә алдылар
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә татар театрына нигез салучыларның берсе Газиз Айдарскийның 125 еллыгына багышланган концерт булды. Аны театр эшлеклесенең кызы 99 яшьлек Әлфия Айдарская оештырган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер үзәк урнашкан бинада Айдарский 1924 елда татар труппасын оештыра. Алга таба ул Мәскәүнең беренче татар театры баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе була, вафат булганчы (1933 елга кадәр) театрны җитәкли. Татар мәдәни үзәге бинасына мәдәният эшлеклесе истәлегенә мемориаль такта куелган.
Газиз Айдарский 34 яшендә вафат була, ләкин татар драма сәнгатен үстерү өчен күп эш башкарырга өлгерә. Татар театры тарихында ул югары белемле беренче профессиональ режиссерларның берсе була. Нәкъ менә ул 1925 елда «Сания» беренче татар операсын куя. Айдарскийны җирләүне аның дусты Муса Җәлил оештыра.
Мәскәүдә Газиз Айдарский истәлегенә аның хатыны Сара Садыйкова җырлары яңгырады. Искә алу кичәсен аларның кызы Әлфия Айдарская оештырды, хәзер ул Казанда яши. Бервакыт ул Мәскәү Татар мәдәни үзәге бинасында үзен өйдәге кебек хис итүен әйтте, чөнки аны балачактан ук белә, диделәр Тулы вәкаләтле вәкиллектә.
«Мәскәүлеләргә зур рәхмәт. Чөнки үз вакытында нәкъ менә алар тамашачыларга җырчы Сара Садыйкованы ачты. Мәскәү аның университеты булды», - дип белдерде Айдарская. Ул 99 яшьтә булуга карамастан, әти-әнисенең истәлеген мәңгеләштерү өчен элеккечә тырыша һәм яшь талантлы артистлар белән актив эш алып бара.
Концерт программасында Әлфия Айдарская чакыруы буенча Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Асаев һәм Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов, Рөстәм Гыйльфанов, Әхмәт Кәримов (баянчы), Динә Закирова (скрипкачы) һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз