Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә татар сөйләм клубы эшен яңарта
Мәскәүдәге татар теле сөйләм клубы үз эшен яңартуы турында игълан итә һәм барлык теләүчеләрне яңа сезондагы беренче очрашуга чакыра. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме хәбәр итә.
Чара 24 сентябрьдә узачак. Очрашу түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Мәскәү шәһәре, Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт, 306 нчы кабинет. Башлану вакыты — 18:30.
Клуб программасы татар телен яңа гына өйрәнә башлаучыларга да, сөйләм күнекмәләрен ныгытырга теләүчеләр өчен дә әзерләнгән. Очрашулар вакытында катнашучылар телне төрле форматларда өйрәнәчәкләр. Шулай ук татарча җанлы аралашу һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге булачак.
Оештыручылар мондый инициативаларның яшьләр арасында туган телне саклау һәм популярлаштыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз