news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар милли баш киемнәре турында сөйләячәкләр

1 мартта Мәскәүдә коллекционер Гөлшат Нугайбәкова татар милли баш киемнәре турында сөйләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Очрашуда Гөлшат Нугайбәкова үзенең антиквар экспонатларын тәкъдим итәчәк, татар милли баш киемнәре төрләре, аларны бизәү серләре һәм алымнары турында сөйләячәк.

Кунаклар такта-калфак, тәкыя-калфак, мөгез-калфак, өрпәк, камчат-бүрек, кәттәҗи, сараус һәм тастар кебек баш киемнәре турында беләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot