Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә яшьләр ифтары булды
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советы Татар мәдәни үзәгендә ифтар үткәрде. Бу хакта «Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ифтар алдыннан квиз үткәрелде, анда ифтарда катнашучылар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча үз белемнәрен күрсәтте.
Квиз җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе Ильяс Ганиев ифтарда катнашучыларга Рамазан аенда рухи камилләшүгә һәм Коръән укуга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген искәртте.
Яшьләр советы җитәкчесе Айдар Гайнетдинов һәм кичәне оештыручылар Мәскәү татарлары мохтариятенә чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз