news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә «Хәзинә» ансамбле концерт куйды

 

https://avtonomiya.tatar/

Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә «Хәзинә» ансамбленең концерты узды.

Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов сүзләренчә, бу яшь коллектив сәхнәдә экспериментлар уздырудан курыкмый.

«Хәзинә» ансамбле заманча итеп яңартылган музыкаль әсәрләр башкаруы белән билгеле. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе сайты хәбәр итә.

Коллектив җитәкчесе Илмира Галимованың хореограф булуы «Хәзинә» чыгышларында да чагыла. Алар җырлап һәм биеп кена калмый, кайбер музыкаль номерларында балет элементларын да куллана.

«Яз килә!» дип исемләнгән программада «Балачак» балалар ансамбле дә җыр, бию һәм чыгышларын тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot