news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Татар кызы–2025» халыкара конкурсының сайлап алу туры узачак

20 һәм 21 июньдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Татар кызы–2025» халыкара конкурсының сайлап алу туры – кастингы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйгенең төбәк этабында катнашучылар иҗади талантларын, интеллектуаль сәләтләрен, шулай ук кулинария һәм кул эшләре өлкәсендәге осталыкларын күрсәтергә тиеш була.

Конкурста катнашучы кызларга карата мәҗбүри таләпләр: татар телен белү, 18-27 яшьтә булу, Россия территориясендә һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәү.

Сайлап алу туры финалисты «Татар кызы–2025» халыкара конкурсының ярымфиналында Мәскәү төбәген тәкъдим итәчәк. Ярымфинал быел Казанда узачак.

Бәйгенең сайлап алу турында катнашу өчен 16 июньгә кадәр сылтама аша узып гариза юлларга һәм анкета тутырырга кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot