Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә татар композиторы Сәйяр Хәбибуллин истәлегенә багышланган концерт булды
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә танылган татар композиторы Сәйяр Хәбибуллин истәлегенә багышланган концерт узды. Маэстрога 95 яшь тулу уңаеннан юбилей концерты итеп әзерләнгән чарага бер атна кала композитор вафат булды. Концерт «Моңлы сәяхәт: Сәйяр Хәбибуллинга багышлап» дип исемләнде һәм татарның күренекле композиторын искә алу кичәсе итеп үткәрелде, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясе.
«Тalgat family» гаилә ансамбле, Мәскәү Татар мәдәни үзәге артистлары һәм Сәйяр Хәбибуллин белән озак еллар хезмәттәшлек иткән танылган эстрада сәнгате осталары заманча татар музыкасын үстерүдә зур роль уйнаган шәхесне искә алган. Кичә чын җыр бәйрәменә әйләнгән.
Композиторның иң зур казанышы – аның кайбер композицияләренең популярлыгы авторлык кысаларыннан чыкты һәм халык көйләре дип санала башлады. Хәбибуллин үзе исә татар музыкасы классиклары арасында хаклы рәвештә күренекле урын алып тора, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз