news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар галимнәре саклап калган эксклюзив басмалар тәкъдим ителде

Мәскәүдә татар галимнәре саклап калган эксклюзив басмалар тәкъдим ителде
Фото: Татар китабы йорты

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россиядәге мөселман халыклары мәдәниятен чагылдырган күргәзмә ачылды. Тәкъдим ителгән эксклюзив басмалар арасында догалыклардан алып, балалар өчен фәнни фокус китапларына кадәр бар. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фото: Татар китабы йорты

Басмаларның саклану тарихы да кызыклы. Бу хакта «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин сөйләде. Мәсәлән, 1880-1910 елларга караган дини эчтәлектәге кулъязма һәм басма язмалар җыелмасын геолог, профессор Ибраһим Үтәй гаиләсендә, ә Казан мөселманнары, бигрәк тә кызлар мәдрәсәләрендә киң таралган «Мөхәммәдия» (авт.: Мөхәммәд Чәләби) китабы язучы Адлер Тимергалин гаиләсендә сакланган. Бу ядкәрләр нәкъ динсезлек чорында исән калган, сакланган һәм битләренең таушалуына караганда алар тузан җыеп ятмаган, ә укылган.

Фото: Татар китабы йорты

Дин белгече Айдар Шәйхин әйтүенчә, бу китаплар Мәскәүдә беренче тапкыр күрсәтелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге күргәзмә 27 августка кадәр эшләячәк

news_right_1
news_right_2
news_bot