news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар, чуаш, удмурт һәм мари телләре үзөйрәткечләрен тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә татар, чуаш, удмурт һәм мари телләре үзөйрәткечләрен тәкъдим иттеләр
Фото: Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте

«Кызыл мәйдан» XII китап фестивалендә Татарстан китап нәшрияты татар, чуаш, удмурт һәм мари телләре үзөйрәткечләрен тәкъдим итте.

Китап авторлары Алексей Арзамазов һәм Максим Кузнецов күпсанлы сорауларга да җавап бирде һәм үзөйрәткечләр өстендә эшләү процессының нечкәлекләре, шулай ук Россия халыклары телләрен нәтиҗәле өйрәнү серләре белән уртаклаштылар.

Тәкъдим итү чарасында сәхнәдә татар һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады. «Дуслык» башкорт-татар хоры солисты, Мәскәү татарлары автономиясе каршындагы «Алиш» балалар татар театр студиясе җитәкчесе Дилә Сөләйманова һәм «Чувашиянең игелекле йөрәге» конкурсы лауреаты, вокаль конкурсларда күп тапкырлар җиңгән Аида Чернышева чыгыш ясады.

Фото: © Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте

«Бу вакыйгага әзерләнгәндә, безнең команда, презентация югары дәрәҗәдә узсын өчен, һәр детальне исәпкә алырга тырышты. Программаның мәдәни өлешенә аерым игътибар бирелде, профессиональ артистларны чакырдылар, алар татар һәм чуваш телләрендә матур җырлар башкардылар. Бу кунакларга һәр мәдәниятнең байлыгын һәм үзенчәлеген тирәнрәк тоярга ярдәм итте», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан китап нәшрияты медиапродюсеры Венера Шәмсетдинова.

Үзөйрәткечләр чыгару Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Фото: Венера Шәмсетдинова

news_right_1
news_right_2
news_bot