Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Татар бистәсе урынында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба табылган

Мәскәүнең Зур Татар урамында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба кыйпылчыклары табылган. Казу эшләре элек Татар бистәсе булган урында оештырылган. Бу турыда башкала мэры Сергей Собянин Телеграм-каналында сөйләде.
«Табылдыклар ярдәмендә Замоскворечьеда яшәүчеләрнең 150 елдан артык элек бәйрәм өстәлен ничек әзерләгәнен күз алдына китерергә мөмкин», - дип язган ул фото астына.
Реставраторлар чәй һәм аш савыт-сабасының тулы коллекциясен торгызган. Алар арасында Россия империясенең зур булмаган заводлары, танылган җитештерүчеләр - Гарднер фабрикасы һәм Кузнецов заводы эшләре үрнәкләрен дә күрергә була.
«Казу эшләре элек Татар бистәсе булган урында узды. Анда Алтын Урдадан һәм Идел буе татар кенәзлекләреннән күчеп килүчеләр яшәгән. Тарихчылар Мәскәү территориясенә беренче фарфор савытларны китерүне шулай ук Алтын Урда белән бәйлиләр», - диде Собянин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз