news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татар балалар әдәбияты көннәре узачак

24 һәм 25 августта Мәскәүдә яшәүчеләрне татар балалар әдәбияты белән таныштырачаклар. Күргәзмә Татарстан мәдәнияте көннәре һәм «Исәнме, күршем!» дип исемләнгән төбәкара проект кысаларында оештырыла. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итте.

Татар балалар әдәбияты көннәренең төп чаралары 24 августта Россия дәүләт балалар китапханәсендә узачак. Ә 25 августта Мәскәү Халыкара музыка йорты холлында балалар зонасы эшләячәк. Анда Татар китап нәшрияты, Татар балалар нәшрияты, «Салават Күпере» журналы үз басмаларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук тантаналы кичәнең кунакларын «Татармультфильм» үз хезмәтләре белән таныштырачак.

Мәскәүдә Татар балалар әдәбияты көннәренең тантаналы ачылышы 24 август көнне булачак. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт балалар китапханәсе экспозицияләре буенча экскурсия оештырыла. Шушы ук көнне татар балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән иҗади очрашу үтәчәк. Алар арасында Разил Вәлиев, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех, Вера Хәмидуллина, Сания Шәвәлиева, Мәскәүнең иҗади җәмәгатьчелеге бар .

Татар балалар әдәбияты көннәре балалар фильмнарын, әкиятләр мотивлары буенча татар мультфильмнарын карау белән дәвам итәчәк. Иҗади мастер-класслар оештырыла.

Шулай ук Балалар әдәбиятына багышланган түгәрәк өстәл эше узачак.

Шул исәптән, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга (1948-2020) багышланган иҗат кичәсе оештыру ниятләнә.

Чарага керү ирекле. Адресы: Калуга мәйданы, 1 йорт (»Октябрьская» метро станциясе), Россия дәүләт балалар китапханәсе.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100