Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашты
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәү төбәгенең Иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре советы һәм татар җәмәгатьчелеге активының чираттагы утырышы булды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күркәм гадәт буенча, очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин уздырды. Ул очрашуда катнашучыларга Мәскәү шәһәрендә һәм өлкәдә татар мәдәниятен, телен саклап калу һәм яшьләрне тәрбияләү буенча армый-талмый эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, үзара ярдәмләшүне дәвам итү, бер-береңнең чараларында катнашу һәм җәмгыять эчендәге элемтәләрне ныгыту мөһим.
Соңгы яртыеллыкта узган чараларны искә алып, Әхмәтшин Тулы вәкаләтле вәкиллек һәм татар җәмәгатьчелеге катнашында оештырылган мөһим проектларны («Рамазан чатыры» кысаларында Татарстан кичәсе, Х «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы, дирижер Фуат Мансуров хөрмәтенә хәйрия концерты) искә төшерде.
Ул махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итүче активистларга аерым рәхмәт белдерде. Кайберләре гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә, икенчеләре – хәрби хәрәкәтләр зонасына концертлар оештыра. Бу юнәлештәге эшләре өчен Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Борисовка һәм Орехово-Зуево мөселманнары дини җәмгыяте рәисе Илдар Измайловка РФ Саклану министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Очрашуда шулай ук Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп директоры Ольга Гасанова да чыгыш ясады, ул беренче сыйныфка укучылар җыю турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу - башкалада татар теле укытыла торган бердәнбер уку йорты. Мәктәп укучылары Казандагы халыкара олимпиадаларда даими рәвештә призлы урыннар яулый. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов та (ул шулай ук мәктәпнең идарә советын җитәкли) мәктәпкә укучылар җыю буенча мәгълүмати кампаниягә теләктәшлек күрсәтергә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз