news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә танылган татар композиторы Сәйяр Хәбибуллинның юбилее уңаеннан иҗади кичә була

Мәскәүдә танылган татар композиторы Сәйяр Хәбибуллинның юбилее уңаеннан иҗади кичә була
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге

28 мартта Мәскәү Татар мәдәни үзәге концертлар залында танылган татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинның 95 яшьлек юбилеена багышланган иҗади кичә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итә.

Сәйяр Хәбибуллин күп еллар дәвамында татар халкының музыка мирасын баетуга хезмәт иткән, дистәләгән татар җырына лирик көйләр язган. Бүген ул танылган татар композиторлары арасында хөрмәтле һәм абруйлы шәхес.

Юбилей концертында композиторның көйләренә иҗат ителгән танылган җырлар яңадан татар эстрадасы артистлары башкаруында яңгыраячак.

Композиторны Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Фатыйхова, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина һәм башка артистлар һәм музыкантлар котлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot