news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә танылган кардиохирург Ренат Акчуринны искә алдылар

Мәскәүдә танылган кардиохирург Ренат Акчуринны искә алдылар
Фото: Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Мәскәүдә күренекле кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчуринны искә алдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән 2 апрельдә, аның туган көнендә, Троекуровск зиратына академикның дуслары һәм хезмәттәшләре, Мәскәү һәм Татарстан табиблары, шулай ук аның гаиләсе җыелды. Бүген Ренат Акчуринга 80 яшь тулган булыр иде.

Истәлекле чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ‑ республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Россия Фәннәр академиясе академигы Евгений Крюков, шулай ук Мәскәү һәм Казан табиблары катнашты.

  • Ренат Акчурин 2024 елның 6 октябрендә 79нчы яшендә вафат булды. Ул Россиянең легендар эшлеклеләренең берсе – оста хирург, абруйлы галим, СССР һәм Россиянең ләүләт премияләре лауреаты иде.
  • Аңа меңләгән пациент үз гомерен ышанып тапшырды. Алар арасында Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин кебек дәүләтнең беренче затлары да, гап-гади кешеләр дә бар иде.
  • Акчурин дистәләгән еллар дәвамында Татарстан белән тыгыз эшлекле элемтәдә булды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Табиблар клубын 2011 елдан, нигез салынганнан бирле, җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot