news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә София Гобәйдуллина истәлегенә концерт була

18 октябрьдә Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге Россия академия музыкасы концерт залында композитор София Гобәйдуллина истәлегенә «Гнесиннар тәкъдим итә» циклыннан концерт була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналы хәбәр итә.

Концертта Владимир Тонха (виолончель), Святослав Липс (фортепиано), Мария Власова (аккордеон), Иосиф Пуриц (баян), Елена Забавская (думбра), составында Святослав Голубенко, Ирина Еленевская, Варвара Мистюкова, Мария Урыбина булган «Сирикс» флейталар квартеты катнаша.

София Гобәйдуллинаны (1931-2025), ул үзен бернинди юнәлешкә дә кертмәсә дә, совет академик авангардының соңгы бөек композиторларыннан берсе дип саныйлар. Мәскәү консерваториясендә имтихан вакытында Дмитрий Шостакович аңа: «Мин сезгә дөрес булмаган юлыгыздан баруыгызны телим», - дип әйткән.

Һәм София Әсгать кызы гомере буе шул юлдан атлый.

  • София Гобәйдуллина - 100дән артык симфоник әсәр, солистлар, хор һәм оркестр өчен әсәрләр, театр һәм кино өчен язылган көйләр авторы.
news_right_1
news_right_2
news_bot