news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан концерт узды

Мәскәүдә Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан концерт узды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә күренекле актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган «Татар җыры сине юксына...» дип аталган концерт була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәскәүдә Сара Садыйкова истәлегенә багышланган концерт зур уңыш белән узды. Татарстанның танылган һәм яшь артистлары кайчандыр Сара Садыйкова үзе дә чыгыш ясаган татар мәдәни үзәге сәхнәсендә аның музыкасына танылган җырлар башкардылар», диелә хәбәрдә.

«Әнисенең туган көнендә иҗат төркеме белән бергә Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская бер көнгә Казаннан Мәскәүгә килде. Концертның төп оештыручысы да нәкъ менә ул булды», дип хәбәр итә вәкиллек.

Кичәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде.

Равил Кәлимулла улы үзенең чыгышында Әлфия Газиз кызына аерым игътибар бирде. «Әлфия апага 101 яшь! Ул 101 ел йөрәгендә әти-әнисенә булган мәхәббәтен саклый. Мин тормышта күпне күрдем, әмма гомер буе әти – әнисенә шундый хөрмәт һәм ярату белән караган, алар истәлегенә кичәләр үткәргән, шулкадәр күп тамашачы җыйган, аларның иҗатын бәяләгән башка кешене мин бүтән белмим», - дип ассызыклады Равил Әхмәтшин.

Концерт программасында Татарстан Республикасының халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Ертаев, Айдар Габдинов, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әхмәт Кәримов (баян), Динә Закирова (скрипка), Рөстәм Гыйльфанов (вокал), Гөлнара Байназарова (вокал), Айгөл Зәйнуллина (фортепиано), Диләрә Хәйдәрҗанова (вокал), Айгөл Мостафина (вокал), Әмирхан Шәрифуллин (кларнет), Андрей Суровцев (виолончель) чыгыш ясады.

Истәлекле датага Мәскәү татарлары автономиясе һәм башкаланың татар мәдәни үзәге Сара Садыйкова белән Газиз Айдарскийның тормыш һәм иҗат фактлары, аларның төрле еллардагы фотосурәтләре тәкъдим ителгән искиткеч күргәзмә әзерләде. Экспозиция үзәк холлында тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot