news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмын тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмын тәкъдим иттеләр
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Мәскәүдә режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Кино йортында оештырылды. Анда «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, картинаның авторлары һәм төшерү төркеме катнашты.

Кинофильм авторларын һәм тамашачыларны Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров сәламләде. Ул Кино йорты һәм «Татаркино» җитәкчелегенә мәскәүлеләргә Татарстанда төшерелә торган яңа фильмнар белән даими рәвештә танышу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Фильмны караганнан соң тамашачылар картина авторларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Элегрәк «Гашыйклар тавы» фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивалендә тулы метражлы уен фильмында иң яхшы сценарий өчен бүләккә лаек булган, Ә Салават Юзеев иң яхшы режиссер буларак бүләкләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100