Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Сәләт» татар театр студиясе премьера чыгарды
Мәскәүдә эшләп килүче «Сәләт» үзешчән театр студиясе «Ир үз бәясенә» пьесасы буенча премьера күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә кризислары һәм үзара конфликтларның сәбәпләрен ачып бирә торган әлеге куелышта бик мөһим фәлсәфи сорау күтәрелгән иде: «Бәхет нинди ул?». Спектакль барышында әлеге сорауга җавап эзләнде.
Мәскәүдә яшәүче Казан, Нижгар, Уфа татарларыннан оешкан «Сәләт» татар халык театры Татар милли-мәдәни үзәгендә эшләп килә. Студиянең җитәкчесе – актриса, режиссер Илсөяр Хөсәенова. Моңа кадәр «Сәләт» татар халык театры артистлары Туфан Миңнуллинның «Саташу», Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесаларын сәхнәләштерелгән иде. Студиянең барлык спектакльләре татар телендә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз