Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә сайлауларның беренче сәгатьләрендә 1,5 миллионнан артык кеше тавыш биргән
Мәскәүдә сайлау кампаниясенең беренче дүрт сәгатендә 1,5 миллионнан артык кеше Россия Президентын сайлауларда үз тавышын биргән. Бу хакта Мәскәү шәһәр сайлау комиссиясе башлыгы Ольга Кириллова белдерде.
«12.00 сәгатькә түбәндәге саннарны атый алам: барлыгы 1 млн 536 мең 364 бюллетень бирелде. Алар арасыннан 1 млн 322 мең 791 кеше электрон рәвештә тавыш бирде, ә кәгазь бюллетень ярдәмендә - 212 мең 665 кеше», - дигән Кириллова. Бу турыда Мәскәү шәһәр яңалыклары агентлыгы хәбәр итте.
Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Анда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз