news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Сабантуй мәйданында «татар авылы» төзеләчәк

Мәскәүдә Сабантуй мәйданында «татар авылы» төзеләчәк
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Мәскәүдә, «Коломенское» музей-тыюлыгында, Сабантуйга әзерлек турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Чарада башкала хөкүмәтенең оештыру комитеты, хезмәте һәм ведомствосы әгъзалары, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре катнашты.

Бәйрәм мәйданчыгында төзеләчәк «татар авылы» концепциясен киңәшмәдә катнашучыларга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин тәкъдим итте.

Мәскәүдә Сабантуй бәйрәме 6 июньгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot